Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “ФАРМА 2020” федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2015 елның 24 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы нда 2020 елга кадәр фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә “Татхимфармпрепараты» ААҖ мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов “Татхимфармпрепараты» ААҖ территоиясендә Казан федераль университетының тәҗрибә производствосы урнашачак бинаны карады. Проект “ФАРМА 2020” ФМП кысаларында гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “Татхимфармпрепараты» ААҖнең җитештерү бүлмәләрен – каты дару формаларын җитештерү линияләрен, шулай ук мазьлар, гельләр һәм тамчылар җитештерү буенча проектның төзелеш мәйданчыгын карады.

Шуннан конференц-залда Татарстанда “ФАРМА 2020” федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Предприятиенең үсеше турындагы доклад белән “Татхимфармпрепараты” ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов чыгыш ясады.

Хәзерге вакытта “Татхимфармпрепараты» ААҖ сотсавында ике заманча заводы булган җәмгыять – химик-фармацевтика һәм тегү-хирургия материаллары заводлары. Предприятиенең югары дәрәҗәдәге фәнни-техник потенциалы һәм елына 100дән артык атамалы әзер таблетка, настой, мазь, сироп, эремә һәм патсалар формасындагы – барлыгы 30 фармакология төркемендәге дару чараларын җитештерергә мөмкинлек бирүче производство көчләре бар.

Таблетка формасындагы дару чараларын җитештерү буенча яңа производство 2008 елда ачылды. 2015 елда яңа линияне ачып җибәрү планлаштырыла.

“Татхимфармпрепараты» ААҖ КФУ белән фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә. КФУның фәнни-мәгариф фармацевтика үзәге дректоры Юрий Штырлин инновацион һәм импортны алыштыручы дару препаратларын җитештерүнең тулы циклын өчен инфраструктура булдыру турында сөйләде. Ул вуз “ФАРМА 2020”гә кергәннән бирле ниләр эшләгәнен һәм ниләр эшләргә планлаштырганы турында хәбәр итте.

“ФАРМА 2020” кысаларында инновацион дару чаралары һәм субстанцияләрне булдыру һәм производстволарын оештыру буенча тәҗрибә производствосы эшләнә. Дару чараларын эшләү буенча “Татхимфармпрепараты” ААҖ – КФУның стратегик партнеры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International