Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында яңа балалар бакчасы ачты

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново поселогында яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.

"Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнә. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми хакы 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика кабинеты, татар телен өйрәнү кабинеты һәм медицина бүлмәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада демографик ситуация елдан-ел яхшыра, ә бу яңа балалар бакчалары төзүне таләп итә. "Үткән ел 56 балалар бакчасы ачылды, быел исә - 33. Кайбер мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә ремонт ясала. Без, бик күп финансыбызны балалар бакчаларына җибәреп, аларның яхшы белем алуларын кайгыртабыз дигән сүз ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов "Звездочка" тәрбиячеләренә символик юллама тапшырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яңа балалар бакчасын карап чыкты һәм ата-аналар белән аралашты.

Монда Рөстәм Миңнехановка "Радужный-2" микрорайонын үстерү проекты, шулай ук Осиново поселогында В.В. Карпов исемендәге лицейга 600 урынлык янкорма төзү планы турында сөйләделәр. .

Аннары Рөстәм Миңнеханов "ТК "Майский" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен яңа тулай торак бинасын карады.

Бүлмәләрне караганда "ТК "Майский" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев Рөстәм Миңнехановка, бөтен бүлмәләргә дә җиһазлар оешма исәбеннән алынды, дип хәбәр итте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тулай торакның беренче катында урнашкан 40 урынлык балалар бакчасын да карап чыкты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы барысыннан да канәгать калды һәм төзүчеләр эшен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International