Мексиканың Россиядәге илчесе Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында кызыксынуын белдерде

2010 елның 26 феврале, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Мексиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Альфред Перес белән очрашты.
Сүз кайбер икътисад тармакларында хезмәттәшлек итү турында барды.
Альфред Перес әфәнде аңа республикада күрсәтелгән җылы каршы алу өчен рәхмәтен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, бу - илче әфәнденең республикага икенче визиты. Әлеге визит кысаларында Альфред Перес әфәнде Ленин исемендәге Казан дәүләт университетындагы мексика мәдәнияты көннәрендә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашуда Мексика илчесе Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстан белән хезмәттәшлек итү турында кызыксынуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россия һәм Мексика арасында элемтәләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре яхшы җайга салынган, әмма Мәскәү белән генә түгел, башка регионнарда партнерлар булдырыр вакыт та җиткән. Ул, Россия-Мексика хезмәттәшлеген ныгытыр өчен, Россиянең ике-өч стратегик регионын билгеләргә һәм алар белән тыгызрак дәрәҗәдә мөнәсәбәтләр булдырырга тәкъдим ясады.
Мисал өчен, Татарстан белән авиатөзелеш һәм вертолет төзелеше, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, мәдәни багланышлар кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә мөмкин, дип белдерде Альфред Перес Браво әфәнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мексика илчесе белән очрашу кысаларында ике якны да кызыксындырачак төп проектларны билгеләргә йомыш кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International