Татарстанда дару бәяләре кискен үзгәрмәгән

2010 елның 4 мае, сишәмбе
Быелның апрель аенда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты белгечләре республиканың 93 даруханәсен тикшерде, 50 максатчан рейд үткәрде. Барлык даруханәләрдә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларны чик бәясен арттырып сату очраклары күзәтелмәде. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.

Искә төшереп үтәбез, Россия Хөкүмәтенең 2009 елның 30 декабрендә чыккан Карары тарафыннан яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләр исемлеге раслана. Әлеге исемлеккә 495 халыкара патенты булмаган дару препаратлары төре керә. Бу - 6 мең дару формасы дигән сүз. 1 апрельдән Россия территориясендә яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне дәүләт тарафыннан көйләү тәртибе гамәлгә керә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Кеше гомерен саклап калу өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерү” турындагы Карары бәяләр үсүен контрольдә тота һәм җайга сала. Әлеге документ җитештерүче куйган бәянең чиген теркәүне күздә тота. 1 апрельдән даруханәләр яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларны күпләп һәм берәмләп сату өстәлмәләре чиген исәпкә алып сатарга тиеш була. 29 апрельгә булган мәгълүматка караганда, республикабызда 6178 дару бәясе теркәлгән. 1 апрельдән бәясе теркәлмәгән даруларны сату тыела. Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты даруларга һәм медицинада кулланыла торган әйберләргә күпләп һәм берәмләп сатканда чик бәяләрне билгели. Даруларны күпләп сатканда, чик сәүдә өстәлмәләре - 11-15 проценттан, берәмләп сатканда 23,4-32 проценттан артмаска тиеш.
Яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган кайбер даруларга бәяләр үзгәрешен анализлау шуны күрсәтте: 1 апрельгә кадәр булган бәяләр белән чагыштырганда, даруларга бәяләр кискен үзгәрмәгән. 64 процент очракта даруларга бәяләр шул ук калган. 36 процент очракта исә бәяләрнең кимүе күзәтелгән.

Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы яшәү өчен мөһим һәм кирәкле даруларга бәяләр базасын яңартты. Дару бәяләре турында мәгълүмат сәүдә өстәлмәләрен исәпкә алып формалаштырылды. Әлеге база министрлыкның http://minzdrav.tatar.ru рәсми сайтында урнаштырылды. Сайтта гади халык, күпләп һәм берәмләп сату оешмалары өчен дә бәяләр үзгәреше хакындагы мәгълүмат бирелде.

Брифингта әйтелгәнчә, быелның 1 сентябреннән яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган даруларга кермәгән дәвалау препаратларына бәяләр дәүләт тарафыннан көйләнмәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International