Татарстан Президенты Түбән Камада яңартылган ҖЭҮ дә яңа энергоблокны эшләтеп җибәрде

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган ҖЭҮ (ТЭЦ) дә потенциалы түбән парлы турбиналарны кулланучы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрде. Чарада шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.  

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа объектны карады. Аңа әлеге энергоблокны Түбән Кама ҖЭҮ не модернизацияләү кысаларында төзелгәне турында хәбәр иттеләр. Яңа куәтләрне сафка кертү өстәмә 350 Мвт җитештерергә ярдәм итәчәк, бу ТАНЕКО заводы ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә, шулай ук челтәрдәге башка кулланучылар ихтыяҗын да тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 

Комплекс хезмәткәрләре алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республикада энергия системаларын яңарту буенча гаять зур эшләр башкарыла. Түбән Кама ҖЭҮ дә яңа турбиналарны илебез белгечләре Россия технологияләрен һәм җиһазларын кулланып ясаганнар, бу объектны вакытында гамәлгә тапшырырга мөмкинлек бирде, диде ТР Президенты. 

"Бүген без энергия куәтләребезне үстерүнең чираттагы этабын тәмамлыйбыз - 350 мегаваттны челтәргә бирергә әзербез, - диде ул. - Минем "Татнефть" компаниясенә, әлеге проектны гамәлгә ашырырга алынганы өчен, рәхмәт белдерәсем килә. Алга таба котельняларны модернизацияләү максаты тора. Барлык бу эшләр әлеге электр станциясенең конкурентлыкка сәләтле булсын өчен башкарыла". 

Рөстәм Миңнеханов бөтен партнерларга, проектлаучылар һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Шуннан энергоблокны эшләтеп җибәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International