Рөстәм Миңнехановның “Роснано” генераль директоры урынбасары белән очрашуында Нанотехнологияләр үзәген төзү мәсьәләсе каралды

2010 елның 26 августы, пәнҗешәмбе
“Идея” технопаркы базасында Татарстанда Нанотехнологияләр үзәген төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашуында күтәрелде. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, “Роснано” ның инфраструктура проектлары идарәче директоры Евгений Евдокимов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Идея” технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Андрей Свинаренко Нанотехнологияләр үзәген төзү һәм инвестиция килешүен имзалау буенча документлар әзерләнүен хәбәр итте. Татарстан белән “Роснано” корпорациясе арасында инвестиция килешүенә 31 августта Мәскәүдә кул куелачак.
Очрашуда катнашкан “Роснано” ның дәүләт органнары һәм төбәкләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Максим Невесенко Татарстанда инновацияле, шул исәптән нанотехнологик продукциягә сорауны стимуллаштыру буенча уртак эшчәнлек планын тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International