Геннадий Емельянов Алабуга районы башлыгы итеп сайланды

2010 елның 19 октябре, сишәмбе
Бүген икенче чакырылыш Алабуга муниципаль район Советының беренче сессиясе узды. Сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, Алабуга районы предприятие-оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Сессиядә катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков Совет депутатлары сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен һәм сайлаучыларның наказларын үтәү өчен бөтен көчләрен куячагына ышаныч белдерде. “Бүген сезнең алда район башлыгын сайлау бурычы тора. Районның киләчәк язмышы, билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру бүген сезнең нинди карар кабул итүегезгә бәйле. Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча мин бу вазифага Геннадий Емельянов кандидатурасын тәкъдим итәм. Аның эш тәҗрибәсе гаять зур. Ул Алабугада район башкарма комитеты җитәкчесе буларак үз мөмкинлекләрен күрсәтергә өлгерде инде. Бу вакыт эчендә биредә Бөтенроссия авыл уеннары, Спас ярминкәсе узды, торак-коммуналь хуҗалык системасын реконструкцияләү эшләре башланды. Сайлаулар вакытында үз округында 95 проценттан артык тавыш җыюы Алабуга халкының Геннадий Емельяновка карата ышанычы зур булуы хакында сөйли”, - диде республика Премьер-министры.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Соколова партиянең төбәк сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның мөрәҗәгатен укыды.

Депутатлар Геннадий Емельяновны Алабуга муниципаль районы башлыгы вазифасына бертавыштан раслады.

“Минем өстенлекләр – ул, барыннан да элек, халык. Бу – эшебезнең төп векторы. Моннан тыш, безнең алда “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшләүче алабугалыларның санын арттыру максатыннан икътисади зона белән эшне җайга салу бурычы тора. Авыл хуҗалыгына зур игътибар бирергә кирәк. Республика җитәкчелегенә, депутатларга күрсәткән ышанычлары өчен зур рәхмәт”, - диде Геннадий Емельянов үзенең җавап чыгышында.

Ярты ел дәвамында район башлыгы вазифаларын башкарган Валерий Чершинцев һәм моңарчы район башлыгы киңәшчесе булып эшләгән Зөлфия Сөнгатуллина район башлыгы урынбасарлары итеп сайланды. Депутатлар шулай ук Президиум Советы составын сайлады, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында карар кабул итте.

Сессия ахырында Илдар Халиков алабугалыларга мөрәҗәгать итте. Ул Алабуга районының зур үсеш потенциалы булуын билгеләп үтте, нәкъ менә биредә - “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә эре проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте. И.Халиков шулай ук инновацион технологияләр кертү, халыкның көндәлек проблемаларын хәл итү кирәклегенә игътибар юнәлтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International