Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге өч ел рәттән Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасында алдынгы урында бара

2016 елның 15 июле, җомга

«Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерүне дәвам итәбез, һәм бу эшнең нәтиҗәсе күренеп тора. Бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге – Россия Федерациясенең эре төбәк кулланучылар берлегенең берсе. Ул үз эшчәнлеген киңәйтә, яңа производстволар булдыра, сәүдә һәм әзерләү күләмнәрен арттыра», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантанада.   

Тантана «Корстон»да узды (Казан).

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, башка рәсми затлар кулланучылар кооперациясе предприятиеләре оештырган күргәзмәне карадылар. Анда кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясе, шулай ук Россия кооперация университетының Казан  кооператив институты катнашында булдырылган музей экспонатлары куелган иде.

Тантананы ачып, Рөстәм Миңнеханов барысын да Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тулу белән котлады.

«Республика кулланучылар җәмгыятьләре тарихында данлыклы сәхифәләр, яхшы эшләр күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда һәрвакыт  кулланучылар кооперациясенә зур әһәмият бирделәр, реформалар елларында аны саклап калу өчен күп көч куелды».   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге өч ел рәттән Россия Үзәк берлегенең төбәк берлекләре арасында эшчәнлек күләме буенча алда бара.    

«Оешманың квалификацияле кадрларны саклап калуы күңелле хәл, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге – ул 56 мең пайчы, 4 меңләп эшләүче һәм 1 меңнән артык кибет, 128 җитештерү цехы, 125 әзерләүче һәм 11 терлек чалу пункты».

Кулланучылар кооперациясе һәрчак социаль юнәлешле булып калды, диде Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге автолавкалары республиканың 500ләп барып җитүе  кыен һәм кешесе аз булган авылларына хезмәт күрсәтә.

Моннан тыш, кулланучылар кооперациясе авылдагы тормыш рәвешен саклап калырга һәм ныгытырга ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, тантанада катнашучы кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. 

«Мин үзем дә җиде ел буена кулланучылар кооперациясендә эшләдем,- диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин андагы көндәлек кыенлыклар белән яхшы таныш».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук тармак ветераннарына республика үсешенә керкән өлешләре өчен аерым рәхмәт белдерде.  

Ул шулай ук Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы һәм Россия кооперация университеты җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.   

Азакта ул тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов та Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге оешуга 100 ел тулу белән барысын да котлады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International