Марат Әхмәтов: Беренче яртыеллык йомгаклары буенча республикада мөгезле эре терлек саны сакланып кала

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2016 елның 18 июленә 1492 га мәйданнар җыелган, 26,7 тыс. тонн бөртекле ашлык сугылган, уңдырышлылык 36,2 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.  

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада бөртекле ашлык җыюга  дистәләп район керешкән инде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрнең мондый дымлылыгы торса, республика бу атнада  тулаем урып-җыюга керешә. Ул районнар башлыкларына чүп үләннәре басып китмәсен өчен басуларның торышын карап чыгарга тәкъдим итте. 

Аннары Марат Әхмәтов урып-җыю техникасын әзерләүгә тукталды. Бу эшне Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Кайбыч, Саба, Сарман районнары уңышлы башкарган.

Алексеевск, Югары Ослан, Зеленодольск, Түбән Кама, Лаеш, Чирмешән районнарының проблемалары бар әле, диде министр.

Марат Әхмәтов беренче яртыеллыкта терлекчелек тармагындагы йомгаклар турында сөйләде. 

Барлык категория хуҗалыклар буенча (тере килеш исәпләгәндә) 217 мең  тонна терлек һәм кош ите реализацияләнгән, артым 4%. Шулардан  авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 180,9 мең тонна туры килә, шәхси хуҗалыкларга – 36,1 мең тонна.

Сөт барлыгы 884 мең тонна җитештерелгән, үсеш – 2%, авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 611,1 мең тонна туры килә, шәхси хуҗалыкларга – 272,9 мең тонна.

Йомырка 579,4 млн. данә җитештерелгән.

Министр сүзләренчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча республикада мөгезле эре терлек саны сакланып кала.

Республикада 2016 елның 1 июленә терлек саны 1048,8 мең баш, шул исәптән сыерлар – 363,1 мең баш (авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 247,7 мең баш туры килә, шәхси хуҗалыкларга – 115,4 мең баш). Дуңгызлар – 510,6 мең баш. Сарык һәм кәҗәләр – 408,7 мең баш, кошлар – 16,9 млн. баш.

Министр хәбәр иткәнчә, сөт җитештерү буенча югары нәтиҗәләрне Әтнә, Кукмара, Саба, Актаныш, Балтач һәм башка районнар 17%тан  6%ка кадәр тоткарлый.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International