Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Uber компаниясенең дата-үзәген урнаштырырга тәкъдим итте

2016 елның 11 ноябре, җомга

Бүген, 2016  елның 10 ноябрендә, АКШка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Uber компаниясенең Сан-Франциско шәһәрендәге офисында булды.
Компания эшчәнлеген һәм аның киләчәккә планнарын тәкъдир итү барышында Uber компаниясенең коммуникацияләр һәм гавами сәясәт буенча вице-президенты Рэйчэл Уэтстоун (Racel Whetstone) компания эшчәнлеге турында сөйләде.
Uber – Сан-Францискодагы халыкара компания такси яисә хосусый машина йөртүчеләрне эзләү, чакыру һәм аларга түләү өчен шул исемдәге мобиль кушымта булдырган. 2016 елның ноябренә күрсәткечләр буенча әлеге кушымта аша сервис дөньяның биш йөздән артык шәһәрендә хезмәт күрсәтелә. Компания капитализациясе – 62,5 млрд. АКШ доллары. Бөтен дөнья буенча Uber хезмәткәрләре саны – 6,7 меңләп кеше. Uber Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Сочи, Краснодар, Красноярск, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Омск, Чиләбе, Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Uber компаниясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Казан шәһәрендә, шәһәр транспорт системасы йөкләнешен киметү максатларында, бюджет учреждениеләренә, спорт мәктәпләренә корпоратив хезмәт күрсәтү буенча сынау проекты эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. 
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә һәм Татарстанда Uber компаниясенең дата-үзәген  (белешмәләрне саклау) булдыру мөмкинлеген тәкъдим итте.    
Компания вәкилләре Татарстан Республикасы белән Uber компаниясе автомобильләрен җәмәгать транспорты системасы эшенә өстәү өлешендә хезмәттәшлек итәргә теләүләрен белдерделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International