Рөстәм Миңнеханов һәм «Гебзе» сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахид Йылдырым Свияжск логистика үзәге проекты буенча хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (Төркия) җитәкчелеге Татарстан Республикасында Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак сәнәгать зонасы булдыру вариантларын карый.

Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахид Йылдырым белән очрашуында алып барылды.    

Очрашу «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Төркия вәкилләре Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгы, елга, авто- һәм тимер юлларны берләштерү өлешендә транспорт логистикасы мөмкинлекләре белән танышканнар.

Татарстан Республикасы Президенты, кунакларны сәламләп, искәрткәнчә, Бүген республикада Төркия капиталы катнашында 10 проект эшләп килә, бу – шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы җитештерү, нефть химиясе һәм химия тармагындагы предприятиеләрдә уртак проектлар.  

«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахид Йылдырым үз чиратында искәрткәнчә, Төркиядә мондый сәнәгать зоналары күп булдырылган һәм эшләп килә. Ул билгеләп үткәнчә, Свияжск үзәге кызыксыну уята, монда бизнес алып бару өчен бөтен нәрсә дә каралган.

Рөстәм Миңнеханов Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак проект буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Ни рәвешле һәм ничек хезмәттәшлек итәчәгебезне билгеләү мөһим, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстан Республикасыннан эш төркеменә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы вәкилләре керәчәк. 

Яклар проект буенча фикер алышуны эш төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча якынча бер айдан соң дәвам итәргә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International