Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең банк өлкәсендәге вазгыять буенча рәсми мөрәҗәгате

2016 елның 16 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең банк өлкәсендәге вазгыять буенча рәсми мөрәҗәгате.

“Хөрмәтле гражданнар!

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга чакырган, банклар ябылу турында һәм башка начар хәбәрләр алу очраклары артты. Бу хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга юнәлтелгән.

Рәсми төстә белдерәбез, республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла. Татарстан банкларында клиентлары алдындагы йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен капитал һәм ресурслар җитәрлек.

Сездән паникага бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның эшенә тиешле органнар хокукый бәя бирәчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте.”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International