Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы»ның чираттагы утырышында катнашты

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы»ның чираттагы утырышында катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының яңа бинасында узды (Казан, Агроном ур.,11).

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы казанышлары экспозициясе белән танышты, эш  кабинетларын, күргәзмә-тәкъдир итү залын карап чыкты, анда кунакларга 3D-экраннарда Татарстан Республикасы икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре турында фильм күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина коллектив исеменнән республика җитәкчелегенә яңа бина һәм күргәзмә-тәкъдир итү залы өчен рәхмәт белдерде.  

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов ТР ИҮАның күргәзмә-тәкъдир итү залында гамәлгә кертелгән барлык идеяләрне дә хуплады. «Безнең инвесторларга республика мөмкинлекләрен тәкъдир итү, казанышларыбыз турында сөйләү өчен үзенә күрә бертөрле мәйданчык булдыру фикеребез бар иде, – диде ул. – Хәзер инде бу идея лаеклы итеп, креатив гамәлгә ашырылган».

Талия Миңнуллина «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы» әгъзалары белән таныштырды һәм бүгенге утырыш барышында узып баручы елга йомгак ясарга һәм 2017 елга планнарны билгеләргә кирәклегенә басым ясады.

Утырышта эшләрнең агымдагы торышы һәм Татарстан Республикасы территориясендә киләчәктә җитештерүне үстерү перспективалары турында нотыклар белән «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ директоры Алексей Евдокимов, «Колуман Рус» ҖЧҖнең сатулар буенча директоры Али Ялчин, «Кикерт Рус» ҖЧҖ генераль директоры Александр Консон, «Каcтамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч, «Хайер Рус» ТК ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэнхуа, «ЮИТ Казан» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин чыгыш ясады.

Аерым алганда, «Армстронг Билдинг Продактс» вәкиле белдергәнчә, компания киләчәккә өмет белән карый һәм 2017 елда чыгарылачак продукция линейкасын арттыру буенча эшен дәвам итәчәк.     

«Хайер Рус» компаниясе җитәкчелеге вәкиле билгеләп үткәнчә, суыткыч җайланмалар җитештерү буенча предприятие (Чаллыда) уңышлы эшли, җитештерү күләме арта бара, җитештерелгән продукциянең 90%ы реализацияләнә.

«Хайер Рус» ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэнхуа шулай ук Талия Миңнуллинага инвесторлар белән, аерым алганда, Кытай компанияләре белән, эшне оештырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Кытайдан тагын бер компания Татарстан территориясендә җитештерү ачарга булган.

«ЮИТ Казан» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин бүген республикада гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Дүрт торак комплексы төзү дәвам итә. 2015 елда компания республикада 15 мең кв. м торак гамәлгә керткән, быел бу күрсәткеч 21 мең кв. м. булыр дип көтелә. 2017 елда «ЮИТ Казан» компаниясе Совет районындагы җир кишәрлегендә күп фатирлы йортлар төзергә ниятли («Грин» торак комплексы).  

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга республика белән кызыксынулары һәм уртак хезмәттәшлек перспективалары өчен рәхмәт белдерде.   

Азакта «Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы»нда катнашучылар бергәләшеп фотога төштеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International