2016 елда Татарстанда объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты буенча 11 млрд. сумлык 35 программа гамәлгә ашырылган,

2016 елның 24 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда яңа программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла - коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре инфраструктурасын үстерү, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын төзү, су һәм инженер челтәрләре системасын яңарту, муниципаль архивларны төзекләндерү. Моннан тыш, спорт мәйданчыкларын төзү программасы блоклы модульле чаңгы базаларын төзү белән тулыландырылды. 

2016 елга йомгаклар ясап, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хезмәтне саклау буенча күрсәткечләр турында хәбәр итте. Агымдагы елда 32 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, бу алдагы еллардан күпкә кимрәк (2015 елда - 44, 2014 елда - 57).

Ирек Фәйзуллин гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы барышы турында да хәбәр итте. Әлеге программаны 2017 елда тәмалау каралган.

Соңгы биш елда Татарстан Республикасында 2 млн 406 мең квадрат метр торак сафка кертелгән. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елның 23 декабрь көненә республикада 2 млн. 276,6 мең кв. м торак тапшырылган. 28 декабрҗ көненә планны тәмамлау карада - 2 млн. 406 мең кв. метр. 

Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елда республикада күп фатирлы йортларда 18 мең 550 фатир төзелгән, шул исәптән Дәүләт торак фонды програмасы буенча - 5 мең 816 фатир. 9350 шәхси торак йорт төзелгән. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстан Республикасында торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 25,6 кв. метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Россиядә әлеге кхрсәткеч бер кешегә 24,4 кв. метр тәшкил итә. 

Республикада шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча 2016 елгы программалары тәмамланды. 186 гаилә (773 кеше) федераль һәм республика бюджеты чараларына 311,3 млн. сумга торак шартларын яхшыртты. 

Социаль-мәдәни объектлар төзелеше программалары республикада тулы күләмдә башкарылды. 2016 елда 1,3 млрд. сумга 370 объект төзелде, 211 объект капиталь төзекләндерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International