Казанга республиканың төп чыршы бәйрәменә бөтен Татарстаннан 7 меңләп мәктәп баласы җыелган иде

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Бүген Казанга республиканың төп чыршы бәйрәменә бөтен Татарстаннан 7 меңләп мәктәп баласы җыелган иде. Чара «Татнефть-Арена»да узды.

Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан мәктәп укучылары – уку отличниклары һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм балалар оешмалары активистлары, шулай ук кыен тормыш хәлләренә дучар булган балалар чакырылган иде.

Балалар Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнгән “Кар патшабикәсе. Версия 2.0” тамашасын карады. Әйтергә кирәк, быел зал күбрәк баланы сыйдыра алсын өчен, вакыйгалар мәйданның нәкъ уртасында барды. Бу һәр секторда утыручы балаларга бертөрле күренсен өчен шулай эшләнгән.

Тамашаның төп геройлары Герда һәм Кай урынына Гөлшат һәм Камил чыгыш ясады. Ә Кар патшабикәсе компьютер дөньясы патшабикәсе буларак гәүдәләндерелде. Тамашаның төп мәгънәсе шул: замана балалары кечкенәдән виртуаль дөнья белән артык нык мавыгып, реаль тормышның күркәм якларын күрми.

Бәйрәмнең башында да, ахырында да балаларны сәламләп, мәйдан уртасына Кыш Бабай һәм Кар Кызы чыкты. Тамаша тәмамлангач, алар мәйдан уртасындагы чыршының төсле утларын кабызды. Аннан соң бәйрәм кунакларын Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Сезнең барыгызны да чыршы бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык телибез", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов балаларны. Ул ел азагы якынлашканда, республиканың барлык шәһәр-районнарыннан иң алдынгы укучыларны җыю яхшы традиция булуын билгеләп узды. "Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы: бу - икътисад, инновацияләр, IT-технологияләр, махсус зоналар да. Әмма иң мөһиме - без балаларыбызның казанышлары белән бай. Бүген без илебездә олимпиада призерлары буенча ныклы рәвештә өченче урында. Бездә иң яхшы эзтабарлар группасы. Европа һәм Россия күләмендәге спорт ярышларында катнашкан балаларыбыз 500 дән артык бүләк алуга иреште. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Сез – безнең киләчәгебез. Уңышлар сезгә!” – дип Президент аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International