Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министры Солтан Әль-Мансури белән очрашты

2016 елның 31 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министры Солтан Әль-Мансури белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән БГӘ арасындагы ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.     

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Солтан Әль-Мансури нефть химиясе, ислам банкингы һәм инвестицион эшчәнлек өлкәләрендәге үзара багланышлар турында сөйләштеләр. Моннан тыш, 2017 елның 18 – 21 май көннәрендә Казан шәһәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар билгеләнде.

Очрашуда Россиянең БГӘдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Александр Ефимов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасыының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты.

Шунысын билгеләп үтәбез, Дубайда вакытта Рөстәм Миңнеханов  «Russian Emirates» басмасына интервью бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International