РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Минтимер Шәймиевне котлавында: Сезнең бай тәҗрибәгез тарихи ядкәрләрне саклау эшендә Татарстанда гына түгел, бәлки аннан читтә дә бик кирәк

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлап телеграмма җибәргән.  

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезнең тормыш юлыгыз, Сез эшләгән елларда Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әверелгән туган Татарстаныгыздан аерылгысыз. Сез намуслы хезмәтегез һәм көчле оештыру сәләтегез ярдәмендә, исеме дөньяның күп илләрендә киң танылган  акыллы дәүләт эшлеклесе үрнәге булдыгыз. 

Бүген Сезнең милли традицияләрне һәм тарихи ядкәрләрне саклау кебек әһәмиятле эштәге бай тормыш тәҗрибәгез Татарстанда гына түгел, бәлки аннан читтә дә бик кирәк. Бу эштә кешеләр турында даими кайгыртучанлык һәм Ватанга эчкерсез мәхәббәт сизелә.

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга озын гомер, гаилә бәхете һәм иң изге теләкләр  телим”. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International