Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов котлады.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Төрекмәнстанда Сезне зирәк һәм алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе, илебезнең якын дусты буларак беләләр.  Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасындагы туры элемтәләр урнаштыру башлангычында нәкъ менә Сез тордыгыз, хәзер ул Россия - Төрекмәнстан стратегик партнерлыгының комплекслы үсешендә мөһим роль уйный. Төрекмәнстан һәм Татарстанның икътисад, сәүдә, инвестицияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек планнарын тормышка ашыру, ике тугандаш халык арасында киң гуманитар элемтәләрне гамәлгә кертү Сезнең исем белән тыгыз бәйләнгән.

Бу истәлекле көндә ихлас күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм гаилә бәхете телим”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International