Марат Әхмәтов: Республикада 450 меңнән артык шәхси хуҗалыклар һәм 5 меңгә якын фермер хуҗалыклары исәпләнә

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары белән авылларда үткәрелүче эш турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Республикада 450 меңнән артык шәхси хуҗалыклар һәм 5 меңгә якын фермер хуҗалыклары исәпләнә, әлеге юнәлеш әһәмияте, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен формалаштыруга һәм авыл тормышы рәвешен саклап калуга керткән өлешләрен икәпкә алсаң, әйтеп бетергесез, диде Марат Әхмәтов. 

Ул хәбәр иткәнчә, ТР Президенты йөкләмәсе буенча 2016 ел декаберендә 4 зонада, кече хуҗалык формаларын үстерү эше буенча, нәтиҗәләр чыгару, үсешкә мөмкинлекләр эзләү һәм тиешле чаралар булдыруны анализлап, очрашулар үткәрелде. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, авылларда социаль-инфарструктур яктан күп эш башкарыла, ләкин авыл халкы арасында эшкуарлык актив түгел, өстәмә кыйммәт булдыручылар саны кими. "Төрле программалар аша без авыл халкының эш белән тәэмин булуын сакларга тырышабыз, әмма урыннарда халык белән турыдан-туры эш җитми", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. 

Муниципаль районнар, авыллар башлыкларына сессияләрдә авылларда эшкуарлыкны үстерү буенча дәвамлы программаларны булдыру һәм кабул итү йөкләнде, аларның башкарылуы да квартал саен анализланырга тиешле. Марат Әхмәтов ассызыклаганча, халыкка карата игътибарлы булган кайбер районнарда мондый программалар инде кабул ителгән. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыклар буенча җаваплы булган урынбасарлар билгеләнмәгән. Күпчелек авыл җирлекләре башлыклары әлеге эшне өстәмә йөкләнеш дип саныйлар. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, аерым алганда авылларда гадәттәгечә хуҗалыкларда хайван үстереп, сыер асрап акча эшлиләр. Сыер - шәхси хуҗалык нигезе, диде ул, баш санын саклауга 2016 елда республика бюджетыннан 355 млн. сум бирелде. Ярдмәнең мондый төрләре авыл халкы рарасында популяр. 

Шуннан Марат Әхмәтов ярдәм төрләре турында сөйләде. Беренчесе - мини-фермалар төзү программасы (8 баш ЭМТ)Бу программа буенча узган ике елда 150 млн. сумнан артык бирелде, бу сыер башын 1060 ка арттырырга ярдәм итте, ә 2017 ел ахырына кадәр бу сан 1500 башка кадәр җитәчәк. 

Икенчесе - кысыр тана һәм таналарны сатып алуга киткән акчаны кайтару (бер башка 15 мең сум), субсидиянең гомуми күләме - 14 млн. сум. Әлеге программа баш санын 917 гә арттырырга ярдәм итте. 

Гомумән республиканың 14 муниципаль районнарында сыер башлары санын шәхси хуҗалыкларда артты.

Ахырда Марат Әхмәтов 2017 елда кече формаларга ярдәм төрләре турында сөйләде. Мини-фермалар төзүгә 60 млн. сум каралган. 5 сыерлык мини-ферма 120 мең сум акча алырга мөмкин, 8 сыерлы - 200 мең сум кайтара ала. 

Ул билгеләгәнчә, ярдәмнең яңа төре кертелә - республикадан читтә бер мең кысыр тана һәм таналар алуга башына 30 мең сум кайтарыла. 

7 млн. сумга кадәр 30 яңа гаилә фермасына грант ярдәме биреләчәк, бу макстака 155 млн. сум каралган. 

Эшне башлаучы 70 фермерга 140 млн. сум бирү карала, сөт һәм ит юнәлешләре буенча грант күләме 3 млн. сумга кадәр арта. 

2017 елда 150 млн. сумлык грант ярдәмендә 150 млн. сумга 10 кооператив булдырылачак. 

Марат Әхмәтов сүләренчә, республикада алга таба да кече хуҗалык формаларына ярдәмнең нәтиҗәле формаларын файдалануны дәвам итәчәкләр. 

Татарстан Респукбликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, билгеләгәнчә, сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аның сүзләренчә, ЭМТ асраучыларга баш санын арттыру мөмкинлеген карарга кирәк. Андый хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук шәхси хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә багышланган зональ семинарлар үткәрүне тәкъдим итте. 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International