Татарстанга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Россия транспорт министры Максим Соколов килде

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Россия транспорт министры Максим Соколов эшлекле сәфәр белән Түбән Камага килде. 

“Бигеш” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Түбән Камада Игорь Левитин һәм Максим Соколов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашалар. Чара 2016 елда республика транспорт комплексының эше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары темасына багышланган.

Моннан тыш, кунаклар «Горэлектротранспорт» предприятиесендә булалар һәм шәһәр иҗтимагый электр транспортының яңа берәмлекләрен карыйлар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International