Рөстәм Миңнеханов: Бүген мәгълүмат технологияләре тормышның бөтен өлкәләренә үтеп керә

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Иннополиста Попов исемендәге технопаркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегиядә татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Антон Дроздов, "Сбертех" АҖ генераль директоры Алиса Мельникова, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнехановка "Форд Транзит" автомобилен Россия Почтасы ихтыяҗлары өчен җиһазлазландырудагы мөһим яңарышны тәкъдим иттеләр. Төп өстенлек - тагын да авыррак йөк йөртә алу, заманча навигация системасы булуы һәм ерактагы торак пунктларга почта илтү өчен үтемлеген яхшырту. 

Технопаркның бер залында махсус күргәзмә оештырылган, анда Рөстәм Миңнеханов яңа мәгълүмат терминналары эше һәм ИТ өлкәдәге яңа эшләнмәләр белән танышты. 

Шуннан ТР Президенты барында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Uber компаниясе арасында багланышлар турында меморандум имзаланды. Документ республика халкы мобильлеген арттыру өчен мәгълүмат технологияләрен файдалану мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлтелгән. 

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән министрлык башлыгы Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген мәгълүмат технологияләре тормышның бөтен тармакларына актив рәвештә үтеп керә: сәламәтлек саклау, икътисад, ТКХ, мәдәният, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенә. 

Шул ук вакытта ТР Президенты фикеренчә, электрон сервисларны гамәлгә кертү активрак алып барылырга тиешле. "Төп бурыч - электрон хезмәт күрсәтүне арттыру. Бу безнең эш сыйфатын яхшыртачак. Кайсы ведомстволар әлеге юнәлештә азрак эшләвен анализларга кирәк һәм шуны үзгәртергә", - диде ул ТР Элемтә министрлыгы җитәкчелегенә. 

"Заман белән бергә бару зарури. Узган ел без "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын эшләтеп җибәрдек, ул халык тормышын җиңеләйтте. Пенсия фондының уңышлы эшләнмәсе бар - мәгълүмат терминалы. Россия Почтасы яңа түләү системасын тәкъдим итте. Әле 10 ел элек без мондый технологияләр турында хыяллана да алмый идек", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Төп бурычларның берсе арасында Рөстәм Миңнеханов югары технологияле инфраструктураны үстерүне һәм яшь белгечләрне әзерләүне атады: "Безнең программа ясаучылар чит илнекеләрдән бер дә ким түгел: үз компетенцияләре дә, тәкъдим итә торган продукцияләре дәрәҗәсе буенча да".

Шулай ук коллегиядә Татарстан Президенты киберкуркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнарында видеокүзәтүне үстерүне, югары тизлекле интернетны киңрәк территориядә тарату зарурлыгын да билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эштәге төп юнәлешләрнең берсе булып Иннополис шәһәрен үстерү кала, ул хәзерге вакытта илнең ИТ-секторында үсешкә сәлатле зона булып тора.

 "Бу мәсьәләләр белән һәр көнне шөгыльләнергә кирәк. Бүген безнең динамика әйбәт. Өч елдан безгә биредә эшләргә теләүче компанияләрне сайларга кирәк булачак, дип әйтә алам", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Безгә әйләнешне арттыру кирәк. Инде эре компанияләр белән хезмәттәшлек алып барыла. "Сбертех" һәм Россия Пенсия фонды багланышлар өчен перспектив юнәлешләрне билгеләде. безгә атаклы якорь партнерлар кирәк, алар башкаларга сигнал бирә. Гомумән, Иннополисның мөмкинлекләре зур", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Ышанып әйтеп була: Иннополис проектының беренче этабы гамәлгә ашырылды", - дип белдерде Николай Никифоров. 

Аның сүзләренчә, моны даими рәвештә резидентлар саны артуы күрсәтә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International