Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Hollbeach Solutions» компаниясе (Канада) президенты Грэм Лайон белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар авыр нефтьләр чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Нефтех» ЯАҖ генераль директоры Владимир Швецов һәм «Hollbeach Solutions» компаниясе партнёры, бөтендөнья хоккее ветераны Скотт Макферсон катнашты.