Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәбрикләү телеграммасы җибәрде.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.

Сезнең Әзәрбәйҗан белән Татарстан халыклары арасындагы күп гасырлык дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү традицияләрен үстерүгә һәм арттыруга керткән өлешегезне билгеләп үтәсем килә. Ышанам, бу мөнәсәбәтләрне төрле яклап үстерү һәм ныгыту Әзәрбәйҗан-Россия күп планлы хезмәттәшлеген киңәйтүгә киләчәктә дә ярдәм итәчәк. 

Бу күркәм көндә Сезгә, Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, нык сәламәтлек, бәхет һәм дәүләт эшчәнлегегездә уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International