Рөстәм Миңнеханов: Яшәү тирәлеге кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрен формалаштыра

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.
 
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Народный фронт «За Россию» БХФ иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Анисимов  һәм башкалар катнашты. 
 
Комплекс холларының берсендә шәһәр тирәлеге һәм җәмәгать киңлекләре үсешенә багышланган күргәзмә оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә өр-яңа технологияләр, йорт яны территорияләрен, скверларны һәм парк зоналарын төзекләндерү өлкәсендәге алдынгы тәҗрибә белән таныштылар, кече архитектура формаларын җирле җитештерүчеләр продукциясен карадылар. 
 
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда халык өчен уңайлы тирәлек булдыру программасын булдыру 2 ел элек старт алды инде. Бу вакыт эчендә барлык муниципаль берәмлекләрдә 189 объект корылды – Казаннан алып кече район үзәкләренә кадәр.  
 
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу эшкә күп санлы профиль белгечләре җәлеп ителде: ландшафт-яшелләндерүчеләр, эколог-практиклар, инженерлар, яктырту белгечләре һәм башкалар. 
 
Тагын бер мөһим принцип – җирле җитештерүчеләрне үстерү, диде Рөстәм Миңнеханов. «Без заманча балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, фонарьлар, башка кече архитектура формалары ясарга өйрәндек. Мондый продукциягә ихтыяҗ Татарстанны гына түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә тәэмин итә», - диде ул.  
 
Тагын бер мөһим момент – халыкны җәмәгать киңлекләрен проектлау  процессына җәлеп итү. Бу уникаль методология проект семинарлары һәм дизайн-уеннар аркылы халык белән территорияне үстерү буенча аларның карашы турында фикер алышудан гыйбарәт. Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис үтенече буенча Татарстанда бу эш методологиясен чагылдыручы документ эшләнде, аны ахырда Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында хупладылар һәм муниципалитетларга тәкъдим иттеләр. 
 
«Быел безнең яңа программа эшли. Без әлегә үз ресурсларыбыз исәбенә эшли башладык. Бу программаны кимендә бишьеллык итеп була, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Яшәү тирәлеге кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрен формалаштыра. Мин Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының бу  инициативасын хуплыйбыз һәм безнең тәҗрибә турында сөйләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез». 
 
Михаил Мень чыгышында искәрткәнчә, бу эшкә старт үткән ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендәге Дәүләт Советы утырышында бирелде. Шуның нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты әзерләнде.
 
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчыкны югары бәяләде. «Һәр субъектның җәмәгать зоналары өлкәсендә үз уникаль тәҗрибәсе бар. Татарстанның да үз чиратында сөйләр нәрсәләре бар», - диде ул. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, Казан 2020 елда дизайнның бөтендөнья башкаласы статусын алуга заявка бирде (World Design Capital). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International