Рөстәм Миңнеханов Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Химмат Окбутаев белән очрашты

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәрканд өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хакиме Химмат Окбутаев белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртик, Сәмәрканд өлкәсе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Делегация әгъзалары "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар, Иннополис ИТ-шәһәрен карадылар, "КАМАЗ" ГАҖ җитештерү мәйданнарында булдылар. 

Татарстан белән Үзбәкстан арасында багланышлар 1993 елгы сәүдә-икътисадый, фәнни-техни һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара Килешү нигезендә алып барыла. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше күләме 50 млн. доллар тәшкил итте. Хезмәттәшлекне әле төрле өлкәләрдә киңәйтеп була. "Безнең хезмәттәшлек дәрәҗәсе җитәрлек түгел, бигрәк тә икътисадтта", - диде ул. 

Очрашуда Татарстан Президенты республикадагы икътисадый вәзгыять турында хәбәр итте, уңышлы проектлар турында сөйләде. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Үзбәкстан арасында багланышлар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә дә үстерелә, иҗади коллективлар чыгыш ясый, Мәдәният көннәре уздырыла. 

Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент укый, һәм без алар саны артса, шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Моннан тыш, Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономияләрендә 9 меңгә якын кеше исәпләнә һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт һәм туризм өлкәсендә дә багланышларны киңәйтеп була. 

Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Химмат Окбутаев җылы каршы алу һәм кызыклы программа өчен рәхмәт әйтте. Ул билгеләгәнчә, Татарстанга визит Үзбәкстан Президенты Шәвкать Мирзиёевның Россия Федерациясенә дәүләт визиты алдыннан уза. Әлеге визит илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирер дип ышануын белдерде. 

Химмат Окбутаев Татартан Республикасы белгечләрен һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстанга чакырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International