Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

2017 елның 18 марты, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләргә 49 татарстанлы лаек булды.

“Безнең өчен дәүләт бүләкләрен тапшыру –зур вакыйга. Без сезнең казанышларны билгелибез – Татарстан һәм Россиянең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүегезне. Сез – безнең алдынгыларыбыз һәм ышанычыбыз. Тырыш хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы.

Сәламләү сүзеннән соң Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Дәүләт бүләкләренә Казан дәүләт казна дары заводы гендиректоры Хәлил Гыйниятов, “ТАИФ-НК” ААҖ нефть заводының технологик җайланмалар операторы Николай Красильников, РКБның клиник диагностика баш белгече Мөнир Төхбәтуллин, “КАМАЗ” ГАҖ ремонт-инструментлар заводы слесаре Фәрит Сәләхов, ТРда Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Александр Федотов, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Лемон Леронов, “ТР комсомол ветераннары берләшмәсе” рәисе Борис Леушин, Казан дәүләт циркы директоры Дамир Шәрифулллин, хезмәт ветераны (элеккеге ТР социаль яклау министры) Клавдия Новикова, В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең әйдәп баручы инженеры Валентина Титарева, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы хезмәткәре Вадим Хлопук, КФУның IТ-лицей укытучысы Лидия Ганина лаек булдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин барысын да бүләкләре белән котлады, сайлаган һөнәрләрен яратулары өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International