Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Пенҗаб провинциясе Губернаторы Рафикъ Раҗвән белән очрашты

2017 елның 18 марты, шимбә

Бүген Лахор шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясе Губернаторы Рафикъ Раҗвән белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республиканың әйдәүче сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. 
 
Рөстәм Миңнеханов Губернаторга Пенҗаб провинциясенә чакыруы һәм Татарстан делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.   

«Пенҗаб – илнең әйдәүче провинцияләреннән берсе. Монда авыл хуҗалыгы, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате алга киткән, бай мәдәни-тарихи мирс бар», –  диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген моңарчы ул Пакистанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашкан. «Әңгәмәләр дустанә һәм җылы узды. Кешеләр хезмәттәшлек итәргә телиләр һәм конкрет проектлар турында фикер алышырга әзер, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур. Әмма әлегә алар тулы күләмдә гамәлгә ашырылмый». 

Ул ассызыкалганча, Россия һәм Пакистан җитәкчелеге төбәк хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирә.    

«Бүген Россиядә якынча 20 млн. мөселман яши. Без Ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр белән актив хезмәттәшлек итәбез. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме төзелде, аны мин җитәклим», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан чит илләр инвесторларын җәлеп итү өчен җитди эш алып бара һәм Пакистан бизнесының бик зур Россия базарына чыгуы өчен старт мәйданчыгы булырга әзер.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясе Губернаторын Татарстанга, аерым алганда, «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды (18-20 май).

Рафикъ Раҗвән үз чиратында, Татарстан делегациясенең Лахор шәһәренә эш сәфәре ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда җитди адым булачак, дип ышаныч белдерде.   

«Икътисад, товар әйләнеше күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре бик мөһим, шулай ук үзара гуманитар проектларга да игътибар бирергә кирәк. Иң перспективалылары – мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек. Пенҗаб провинциясе кешеләренең 60%тан артыграгы яшьләр. Студентлар алмашу безнең югары уку йортлары арасындагы багланышларның мөһим өлеше булыр иде», – диде Губернатор. 

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм ярдәмчеләренә әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International