Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Нәвәз Шәриф белән очрашты

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең  Исламабад шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды. 

Сәламләү сүзендә Мөхәммәд Наваз Шәриф үзенең 1999 елда Казанга эш сәфәрен искә төшерде. Ул чакта Пакистан башлыгы республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә («КАМАЗ», «КВЗ») булган һәм Татарстан җитәкчелеге белән очрашкан.

Премьер-министрга кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы делегациясенең Пенҗаб провинцисенә эш сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пенҗаб провинциясе делегациясен җавап визиты белән Татарстанда быел июль аенда көтәләр.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрына Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, икътисадның төп тармаклары һәм чит илләр инвесторларын җәлеп итү тәҗрибәсе турында хәбәр итте. 

Ул ассызыклаганча, Россия Федерациясе җитәкчелеге Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Шул максатларда "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме төзелде, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Ел саен Казанда «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум  Россия белән мөселман дөньясы арасында икътисадый хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора. «Без, Пакистаннан бизнес вәкилләре дә самитта катнашса, бик шат булыр идек», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Наваз Шәриф әфәндегә. 

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Премьер-министрны Россиягә киләсе эш сәфәре вакытында Казанга килергә чакырды.   

Мөхәммәд Наваз Шәриф чакыруны кабул итте. 

Очрашуда шулай ук Россиянең Пакистандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Дедов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Тышкы багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International