Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова да катнашты.

Яклар экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү, шулай ук эре проектларны гамәлгә ашырганда техник һәм оештыру таләпләрен тәэмин итү өлешендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Алешин Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның 2016 елда сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү һәм 2017 елга бурычлар буенча киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International