Рөстәм Миңнеханов: Төзелеш материаллары сәнәгате Татарстан икътисадында мөһим урын алып тора

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең республикада төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүгә багышланган күчмә утырышында катнашты.   

Чара Кама Тамагы муниципаль районындагы «Фоника Гипс» предприятиесендә узды. Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов  заводның җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм чыгарылучы продукцияне карады. 

Утырышта төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2017 елның 1 кварталында республикада 650 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бүгенгә төзелеш эшләре белән 1,6 мең оешма, якынча 102 мең кеше мәшгуль. 

Министр сүзләренчә, Татарстанда төп төзелеш продукциясе: җыелма тимер-бетон һәм бетоннан эшләнмәләр, товар бетоны һәм измә, газ-бетон блоклары, төзелеш кирпече, җылылыкны изоляцияләүче материаллар һәм башкалар җитештерү буенча 561 предприятие эшләп килә. Үткән ел 26,9 млрд. сумлык товар төяп җибәрелгән. 

Аннары төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр җитәкчеләре чыгыш ясады.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Фоника Гипс» җитәкчелегенә завод территориясендә коллегия уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Бу – эре инвестицион проект, базарда таләп ителүче югары сыйфатлы продукция җитештерүче заманча предприятие. Моңарчы без  җитештерү линияләрен карап чыктык. Әлеге комплекс куәтләрен арттыру өчен җитди резервларга ия», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, төзелеш материаллары сәнәгате Татарстан икътисадында мөһим урын алып тора. Үткән ел тармак предприятиеләре 485 млн. кирпеч, 300 мең куб метр газ-бетон эшләнмәләре, 730 мең куб метрдан артык бетоннан эшләнмәләр, 1,1 млн. куб метр товар бетоны, измә һәм башкалар җитештергән.   

Шул ук вакытта Татарстан читтән цемент һәм санитар-техник әйберләр кертүен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз җитештерүебезне активрак үстерергә кирәк, республика мәйданчыкларына  илебез һәм чит илләр инвесторларын җәлеп итү зарур.    

Татарстан Президенты гамәлдәге җитештерүләрне модернизацияләүгә аерым тукталды. «Без сыйфат буенча да, бәяләр буенча да базар таләпләренә туры килергә һәм конкуренциягә сәләтле булырга тиеш. Булган куәтләрне модернизацияләмичә моңа ирешү мөмкин түгел. Кирәк булса, дәүләт ярдәме дә күрсәтергә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 
 
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты фән һәм җитештерү арасындагы багланышларны ныгытырга өндәде, бигрәк тә яңа материаллар: композит эшләнмәләр һәм төрле өстәлмәләр өлкәсендә.   

«Безнең төзелеш комплексы һәм аеруча төзелеш индустриясе объектлары соңгы елларда җитди инвестицияләр алдылар. Моның белән генә чикләнергә ярамый. Бүген базарга нинди материаллар кирәклеген җентекләп аңларга кирәк», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International