Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәре кыла

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Бүген Тәһран шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов эшлекле форумда катнашачак, анда сәүдә-икътисадый өлкәдә Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүнең өстенлекле юллары каралачак. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты илнең җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак, аерым алганда, Иранның Беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири һәм Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белн очрашулар булачак. 

Иртәгә, 2017 елның 20 апрелендә, Рөстәм Миңнеханов визитын Мәшһәд шәһәрендә дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Хөрәсән-Резави Провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян һәм «Астан Кудс Резави» фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси белән очрашырга ниятли. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының эш программасына Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында, Имам Реза архитектура комплексында, шулай ук Мәшһәд Сәүдә-сәнәгать  палатасында булу керә, Сәүдә-сәнәгать палатасында ул Хөрәсән-Резави Провинциясе бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашачак. 

Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International