Рөстәм Миңнеханов: 2016 елда Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше бер ярымнан күбрәккә артты

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранга (Иран) эш сәфәре кысаларында Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты. 

Чара Иран Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.   

«Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә Татарстан, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында. – Илләребезнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле тармакларда багланышларны киңәйтүгә зур көч куялар. Без исә төбәк дәрәҗәсендә бу процессларда катнашырга әзер».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Иран белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсе бай. Ислам Ислам Республикасына берничә мәртәбә рәсми һәм бизнес делегацияләр килде, уртак эшлекле форумнар уздырылды, Казанга төрле вакытларда Иран җитәкчеләре килде, аерым алганда, Иранның элеккеге Президенты Мөхәммәд Хәтами. 

«Иран Ислам Республикасында "КАМАЗ" компаниясе үз эшен алып бара, монда Казан вертолетлары китерелә. "Татнефть" ГАҖ Дехлоран ятмасында нефть разведкалау турында аңлашу меморандумы имзалады», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, быел Казанда Иранның Генераль консуллыгы ачылуга 10 ел тула. 

«Үткән ел Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә –  $13,3 миллионга кадәр артты. Шул ук вакытта үзара товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә файдаланылмый әле», - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Иранга «КАМАЗ» йөк автомобильләрен, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары, газ куу станцияләре һәм компрессорлары, суыткыч техника, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукциясе китерергә тели. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән актив хезмәттәшлек итә. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме төзелде, аны 2014 елдан бирле ТР Президенты җитәкли. Төркем 2 утырыш уздырды инде, чираттагы очрашу быел май аенда Грозный шәһәрендә булачак. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында ел саен «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Форум Россия һәм мөселман илләре белән хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданга әверелде. Татарстан Президенты Иран партнёрларын быел май аенда узачак «Kazan-Summit»ка чакырды. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мәдәният, мәгариф, фән һәм  туризм өлкәсендә багланышлар өчен зур потенциал бар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International