Татарстан Президенты Иран Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры Мәхмүд Вәези белән очрашты

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Россия белән Иранның күпкырлы хезмәттәшлеге актив үсә, диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, хезмәттәшлек нигезендә халыкара хокукны бертөрле кабул итү, шулай ук глобаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге күп кенә төп темалар буенча карашлар уртак булу ята.   

«Сез Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше дә бит һәм Сез Россиянең сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән яхшы таныш», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия-Иран хезмәттәшлеген төбәк дәрәҗәсендә үстерүгә актив өлеш кертә. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә –  $13,3 миллионга кадәр артты. 

«Татарстан инновацион үсешкә аерым игътибар бирә. 2015 елда республикада Иннополис ИТ-шәһәренең беренче чираты ачылды. Аның территориясендә шул исемдәге университет һәм махсус икътисадый зона эшләп килә. Күп проектларда чит илләр компанияләре катнаша», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә Татарстан – Россиядә мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерү буенча лидер. Үткән ел азагында республикада Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең стартап-проектлары программасы ачылды. Ул Иран стартап-проектларын, технологик менторларын, ИТ өлкәдәге экспертларын һәм Иран инвесторларын бу программада катнашырга чакырды.   

Мәхмүд Вәези үз чиратында Татарстанның Иран белән төбәкара мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде, киләчәктә дә үзара файдалы багланышлар үсешенә өмет белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International