Минтимер Шәймиев Болгарда булды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы  рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.

Ике объектта да төзелеш эшләренең барышы  белән “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подряд оешмасы җитәкчесе - “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов таныштырды.

Бүгенге көнгә Болгар ислам академиясе югары дәрәҗәдә төзелеш әзерлегендә, бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә.

“Кол Гали” кунакханәсе төзелеше шулай ук яхшы темплар белән билгеләнгән график буенча бара.

“Иң мөһиме: барысы да план буенча бара, графиктан калышу юк. Болгар ислам академиясендә эшләр төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта, бизәкләү эшләрен тәмамлаганнан соң, яңадан үзгәртмәс өчен,  бу биналарның булачак хуҗалары катнашуы мөһим. Болгар җирендә исламны рәсми кабул итүне бәйрәм иткән вакытта кунаклар әзер диярлек бинаны күрәчәкләр. Ә тулысынча тапшыру яңа уку елы башланганда, 1нче сентябрьгә планлаштырыла. “Кол Гали” кунакханәсен тапшыру киләсе елга планлаштырылган. Без беренче тапкыр шундый тарихи бина төзибез, борынгы тарихи ядкәр үрнәгендә мунча комплексы белән. Безнең белгечләр һәм төзүчеләр командасы моны башкарып чыгарга сәләтле һәм киләсе елга болгар җиренә бик әйбәт бүләк ясаячак”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев киңәшмәне йомгаклап. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International