Алексей Песошин Россия ГХМ күзәтчелек органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия видео-форумында катнашты

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ГХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) күзәтчелек органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия видео-форумында катнашты.

Бу чараны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды.

Форум бөтенроссия онлайн-трансляция рәвешендә узды.

Анда Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәте Аппараты, РФ Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк, РФ Хөкүмәте каршындагы эксперт советы, “Форум” аналитик үзәге, сәяси партия вәкилләре, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, федераль башкарма хакимият органнары, шулай ук прокуратура органнары җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Владимир Пучков үзенең чыгышында “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору” программасы кысаларында 2017 елда бизнеска административ йөкләмәләрне киметү дәвам итәчәк, дип билгеләде.

“Без эшкуарлык юлында артык административ каршылыкларны киметү, контрольне гамәлгә ашыру алымнарын һәм формаларын үстерү һәм камилләштерү буенча өзлекле сәясәт алып барабыз. Гомумән күзәтчелек эшчәнлегенең барлык төрләре буенча 2017 елга планлаштырылган тикшерүләрнең саны 35%ка киметелгән”, - диде Владимир Пучков.

2017 елда инспекторлык составының төп эш формасы булып комплекслы профилактикалау эше санала, ул һәр төбәктә мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү, килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне, шул исәптән янгыннарга бәйлеләрне хәл итү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Видео-форум азагында Владимир Пучков һәм Михаил Абызов төбәкләрнең сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International