Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк берлеге кулланучылар кооперациясе форумында: Кулланучылар кооперациясе бүген мөһим бурычларны хәл итә

2017 елның 21 апреле, җомга

Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре – Татпотребсоюз – әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

Конференция Казанда («Корстон» КСККда) Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясенең Үзәк берлеге форумы кысаларында узды.

Форум  кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырылды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Форумда Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнаша.

«Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, – дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын. – Мин ни өчен коллегеалар димен» – чөнки мин 7 ел буена кулланучылар кооперациясе системасында район кулланучылар кооперациясе рәисе булып эшләдем».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кулланучылар кооперациясе бүген мөһим бурычларны хәл итә, илдә башка мондый структура юк, шуңа күрә  кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм күрсәтергә кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты, мондый эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән кулланучылар кооперациясе хезмәт күрсәтүләренең яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә чыкты, диде.  

«Республика кулланучылар кооперациясе системасында үткән ел ваклап сату товар әйләнеше күләме 10 млрд. сум тәшкил итте, әмма резервлар күп әле. Бүген авыл кешеләренә шәһәр дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүләр мәсьәләсе кискен тора», – диде ул.

«Хәзер Татпотребсоюзның мобиль автолавкалары республиканың 500 дән артык ерак урнашкан һәм халкы аз булган торак пунктларында кешеләргә  хезмәт күрсәтә», – диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, үткән ел ерак урнашкан җирлекләрдә 53 тиз җыела торган товарлар сату пункты булдырылачак («Авыл кибете» блок-модуль кибете проекты).

Конференция барышында Россия Федерациясе  Кулланучылар җәмгыятьләрнең Үзәк берлеге белән Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге арасында 2017-2021 елларга социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International