Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. 

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Татарстанда республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга узачак - Татарстан халыкларының III корылтае (2017 елның 22 апреле). 

"Россия Президенты Владимир Путин вакыйгаларны күзәтеп бара, ул миңа йөкләмә биреп җибәрде - Татарстан халыклары корылтаенда катнашучыларны һәм кунакаларны сәламләргә, - диде Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов. - Бу - республикада яшәүчеләрне хөрмәт итү, республика җитәкчелегенә һәм Татартан икътисадта, Россия Федерациясенең алдынгы төбәге буларак, күрсәткән зур казанышларына ышаныч билгесе".

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов ассызыклаганча, төбәктәге вакыйгалар - республика өчен дә, бөтен күп милләтле илебез өчен дә бик әһәмиятле. 

"Минем бер дә бөек Болгар шәһәрендә, борынгы Свияжскта булганым юк, әлеге объектлар күп санлы туристларны тартып торучы үзәкләргә әйләнүләренә ышанам", - диде Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов. 

Аның фикеренчә, Татарстан Россиянең туризм үзәге булачак. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, ел саен республикага килүче туристлар саны арта бара, төбәктә моның өчен бөтен шартлар бар. 2016 елда Татарстанда 2,9 млн. кеше булды, бу 2015 ел белән чагыштырганда 7,5 % ка артык. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International