Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында элек-электән килгән дустанә, күршеләрчә тату мөнәсәбәт урнашкан

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергй Морозов белән очрашты.   

Очрашу Казанда Россия Федерациясе Үзәк берлегенең кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында узды.  

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кулланучылар  кооперациясе ролен һәм мөмкинлекләрен бәяләп бетермиләр. Аныңча, бу оешмага альтернативалар булмады да һәм булмаячак та. Шунысы мөһим: бу система авылда эшли «Безнең катнашудан – төбәкләр дәрәҗәсендәге хакимият, дәүләт ярдәменнән башка, кызганычка каршы, кулланучылар  кооперациясе системасы тиешенчә эшли алмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ульяновск өлкәсе белән төбәкара хезмәттәшлек турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында элек-электән килгән дустанә, күршеләрчә тату мөнәсәбәт урнашкан. Безнең чикләребез уртак, уртак мәнфәгатьләребез күп, шул исәптән территориаль үсеш дәрәҗәсендә, икътисадта, экологиядә, иҗтимагый проектларда, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, Сергей Морозовка мөрәҗәгать итеп.

«Ульяновск өлкәсендә 150 меңгә якын татар яши, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге аларга ярдәм күрсәткәнне без беләбез, һәм Сез шәхсән шул чараларда катнашасыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Тулаем өлкәдә барлык милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен үтәү өчен бөтен шартлар тудырылган».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ульяновск өлкәсенә Татарстаннан китерелгәнгә караганда, Ульяновск төбәкара товар әйләнеше структурасында Татарстанга товарлар күбрәк китерелә.

Үз чиратында Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов төбәк икътисады үсеше турында кыскача мәгълүмат бирде. 

Ульяновск өлкәсе губернаторы шулай ук өлкәдә Сабантуй, шул исәптән авыл Сабантуе үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов Россия Федерациясе Үзәк берлегенең кулланучылар кооперациясе форумында, «Кооперация һәм тотрыклы үсеш икътисады. Өндәүләр һәм карарлар» конференцисе эшендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International