Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.

Бу хакта Указны бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.

Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү турындагы Указ тексты белән РФ Президентының рәсми сайтында танышырга мөмкин - http://www.kremlin.ru/events/president/news/54370.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International