Әгерҗе халкы өйләренә кайтырга әзерләнә

2011 елның 3 июне, җомга
Әгерҗе халкына куркыныч янамый, кешеләр өйләренә кайтырга әзерләнә. Бу карар Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Гадәттән тыш хәлне буенча кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында Әгерҗе шәһәреннән 10 км ераклыктагы Удмуртия Республикасы Малая Пурга һәм Пугачево торак пунктлары янындагы хәрби заводта сугыш кирәк-яраклары шартлау белән бәйле вәзгыятьне җентекләп өйрәнгәч кабул ителде.
Шартлау нәтиҗәсендә 370 йортта тәрәзәләр ватылган. Җимерелү очраклары юк, торак-коммуналь хуҗалык объектлары тулысынча эшли. Җирле халыкка китерелгән зыян әлегә исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International