Владимир Путин: Ислам дөньясы Россия ягыннан тулы күләмдә ярдәмгә ышана ала

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында һәм "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашучыларны сәламләү телеграммасын юллады. 

"Ихлас йөрәктән сезне «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы һәм "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты ачылу уңаеннан сәламлим. 

Бүген күпчелек мөселман илләре җитди каршылыкларга дучар булалар: терроризм эскалациясе, этноконфессиональ каршылыкларның кискенләшүе, икътисадый һәм социаль мәсьәләләр. Бигрәк тә Сириядә хәләр фаҗигале, анда юерничә ел канкойгыч низаг дәва итә һәм зур территорияләр җинаять төркемнәре кулында, алар кешелек әхлакын санга сукмыйлар һәм дөресендә бөтен цивилизация җәмгыятенә сугыш игълан иттеләр. 

Ассызыклыйсым килә, ислам дөньясы Россия ягыннан тулы күләмдә ярдәмгә ышана ала. Терроризмга каршы торуда партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне үстерергә әзербез", - диелгән телеграммада. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International