Татарстан Президенты Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән Казан Кремлендә очрашты.

Дипломатлар Татарстан башкаласына "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр. 

Рөстәм Миңнеханов делегатларга Татарстан республикасына игътибарлары һәм саммитта катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

Ул ассызыклаганча, бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы парнерлары белән планлы эш алып барыла, шул исәптән "Россия - Илсам дөньясы" стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да. Әлеге оешма Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлекне үстерү максатыннан булдырылды. Кичә Төркем Грозный шәһәрендә чираттагы утырышын уздырды 

Татарстан Республикасы тышкы элемтәләрне ныгыту өчен актив эш алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, ел саен Татарстан делегациясе 30 дан артык чит илдә була, шул исәптән мөселман илләрендә дә. Татарстанга йөздән артык чит ил рәсми һәм эшлекле делегацияләре килә. 

"без очрашулар үткәрәбез һәм безне якынлаштыру өчен төурле форумнар уздырабыз. Татарстан Төркия, берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакытсан, Иран, Бәхрәйн белән ныклы хезмәттәшлек итәбез. Безгә уртак юнәлешләр табу мөһим: продукцияне этәрү, инвестицияләр җәлеп итү, уртак проектларда катнашу һәм башкалар", - диде ТР Президенты. 

Ул "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының Россия белән чит ил партнерлары әңгәмәсе өчен уникаль мәйданчык дип билгеләде. "Бүген биредә ышанычлы платформа булдырылды, ләкин аның ничек эшләве кхбесенчә сезнең эшкә дә бәйле", - дип мөрәҗәгать итте илчеләргә Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International