Рөстәм Миңнеханов «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе белән танышты

2017 елның 19 мае, җомга

"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында бүген беренче кат «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә "Корстон" КСКК мәйданнарында урнашты.

Хәләл товарлар эскспозициясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. 

Башта ТР Президентына республикада хәләл базары үсеше, әлеге продукцияне җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр турында кыскача Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте. 

Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 50 гә якын җитештерүче катнаша: Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Самар, Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автономия округы һәм башкалар. Шулай ук чит ил делегатлары да бар, шул исәптән Төркия компанияләре. 

Күргәзмәдә азык-төлек кенә түгел, ә кием-салым, төрле бизәнү әйберләре, балаларга уенчыклар да тәкъдим ителгән. Аерым стендлар туризм һәм медицинага багышланган. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов озата йөрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International