"Рубин" футбол клубындагы бүгенге үзгәрешләр уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты, "Рубин" клубының Попечительләр советы башлыгы Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының команда баш тренерына бәйле сорауларына җавабын бирде.
"Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алыштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле", – диде Рөстәм Миңнеханов.