Татарстан Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында лидер дип танылды. Рейтинг йомгакларын бүген XXI Петербург халыкара икътисадый форумы  кысаларында хәбәр иттеләр. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Рейтинг Россиянең барлык субъектларын да үз эчендә алды. Анализ 4 бәяләү юнәлеше буенча уздырылды: 44 төп һәм 33 өстәмә күрсәткеч. Сорашып белешүләрдә 400 меңгә якын эшкуар катнашты.   

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева рейтинг нәтиҗәләре буенча ясалган төп йомгаклар турында сөйләде. Тулаем ил буенча инвестицион климат яхшыра башлаган. Уртача рейтинг индексы  5,3 баллга арткан. 4 юнәлешнең 3се буенча төбәкнең эш нәтиҗәсен бәяләү уңай булган: регулятор мохите, инфраструктура һәм ресурслар, кече бизнеска ярдәм.

«Бизнес контроль-күзәтчелек эшчәнлеген һәм тикшерүче һәм җайга салучы органнар тарафыннан административ басымны бәяләүдә таләпчәнрәк һәм катгыйрак була башлады», - диде Светлана Чупшева. 

Аннары рейтинг нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы тагын үзенең лидерлыгын саклап калган, икенче урында Чуаш Республикасы, өченчедә – Мәскәү. 

«Безнең өчен бу исемлектә булу зур мәртәбә. Бу бик файдалы эш. Һәр рейтингтан соң без нинди резервлар булуны һәм нинди эшләнеп җитмәгән нәрсәләр булуны җентекләп анализлыйбыз. Аерым алганда, хәзер күзәтчелек органнары белән эшкә анализ ясарга кирәк булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел республикада белем алу бизнес-программалары буенча актив эш алып барылды. Булган инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Бүген без муниципаль дәрәҗәдәге бизнес белән тыгыз элемтәдә. Башкарасы эшләребез күп, киләчәктә дә тырышачакбыз». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International