Дмитрий Медведев Казан Сабан туенда булды

2011 елның 25 июне, шимбә

“Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе- Сабан туе”, дип язган халкыбызның мәшһүр әдибе Аяз Гыйләҗев. Аның бу сүзләре елдан-ел актуальрәк яңгырый бара. Милли бәйрәмебез географиясен киңәйтеп, Бөтенроссия, халыкара статустагы бәйрәмгә әйләнде.
Татарстандагы быелгы Сабантуйлар парады Казанда тәмамлана. Бүген башкалабызда бәйрәм берьюлы өч мәйданда - Мирный һәм Дәрвишләр бистәләре янәшәсендәге каенлыкларда, Аккош күле урман паркы зонасында кайный. Төп бәйрәм чаралары – Мирный бистәсе яныдагы каенлыкта уза. Бүген бирегә башкала халкы белән бергә бәйрәм итәргә дәрәҗәле кунаклар РФ Президенты Дмитрий Медведев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б.килде.
Каенлыктагы Сабан туе быел традицион урыннан читтәрәк яңа мәйданда уза. Иртәдән Сабан туена агылган казанлыларны республикада яшәүче күпмилләтле халыкның дуслыгын, тормыш көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар каршы алды. Татарстан районнарының һәркайсы шушы хакта сөйләүче үз ишегалдын булдырган иде. Дмитрий Медведев һәм аны озата йөрүчеләр районнарның ишегалларын карады. Россия Президенты Лаеш районы ишегалдында озаккарак тоткарланды. Биредә махсус оештырылган тимерчелектә ул даганы чүкеде, чәк-чәкне тәмләргә, түбәтәй киеп карарга да өлгерде.

Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен Татарстан эстрадасы йолдызлары, республика шәһәр-районнарының, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Башкортстан, Мари Эл республикаларының сәнгать коллективлары күтәрде. Сабан туеның тантаналы өлеше "Сабантуй уеннары" дигән театраль тамаша белән башланып китте. Анда Татарстанның иҗат коллективлары белән бергә илнең башка төбәкләре коллективлары да катнашты. Халык чараларны 6 мең тамашачы сыйдырышлы табигый амфитеатрдан күзәтте. Ишегаллары белән танышкан дәрәҗәле кунаклар туп-туры мәйданга юнәлде. Россия башлыгының татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда тәүге тапкыр катнашуы. Ул казанлыларны бәйрәм белән котлау чыгышында моны ассызыклап китте."Минем Сабан туй бәйрәмендә беренче тапкыр булуым. Сабан туе борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Олысын да, кечесен дә бергә җыя торган бу бәйрәмдә һәркем үзенең яхшы сыйфатларын күрсәтерә омтыла", -ди ул. Президент татарларның бу милли бәйрәменең Татарстан белән генә чикләнмичә. илнең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелүенә игътибар юнәлтте. Россия башлыгы Сабан туеннан алына торган уңай энергия запасының озакка саклануын теләп, казанлыларга бәхет һәм унышлар теләде.

Хәзер каенлыктагы Сабан туе мәйданында милли уеннар, бәйрәмнең "йөзек кашы" булган татар көрәше бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International