Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендәге Сенегал Республикасы делегациясе белщн очрашты

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендә Сенегал Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов 2004 елда Сенегалда булганын искә төшерде. Ул хәбәр иткәнчә, күптән түгел Сенегалда булган “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин илдәге уңай үзгәрешләр, икътисад үсеше турында сөйләгән. 

Рөстәм Миңнеханов Сенегал, “КАМАЗ” ГАҖ һәм Россия экспорт үзәге арасындагы багланышларны перспективалы дип атады. Очрашу барышында ул Сенегал Президентын Россиягә рәсми сәфәре вакытында Татарстанга килергә чакырды.

Алиул Салл шулай ук Татарстанның нефтехимия, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәсен кулланырга, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне ныгытырга теләүләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International