Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләрен укыту семинарында булды

2017 елның 10 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләрен укыту семинарында булды. 

Укыту программасы кич, 9 июнь көнне, "Свияжск таулары" шәһәр-курорты мәйданчыгында ачылды. 

Рөстәм Миңнеханов чиновникларга белем алуда уңышлар теләп чыгыш ясады. 

"Безне беркем дә идарә итәргә өйрәтмәде, бу - безнең тормыш тәҗрибәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген махсус белем бирү программалары нәтиҗәлерәк эшләүгә юнәлдерелгән". 

Искәртик, укыту программасы максаты - Татарстан Республикасы шартларына һәм үсеше бурычларына иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен яраштыра, бу республика дәрәҗәсендә проект идарәсенең гомуми һәм нәтиҗәле системасын булдырырга ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International