Конфедерацияләр Кубогы уздырылган көннәрдә Казанга өстәмә туристлар килүе көтелә

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Казанга Конфедерацияләр Кубогы уздырылган көннәрдә өстәмә чит ил туристларының килүен көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда туристлар килүнең үсеше 10-15% тәшкил итә.

Казанда дүрт матч булачак. Шәһәрдә португалиялеләр һәм мексикалылар булып китте, ә иртәгә, 21 июньдә, Татарстан башкаласы чилилылар һәм германиялеләрне көтә. Шимбә көнне, 24 июньдә, кабат мексикалылар киләчәк.

Туристларның күпчелеген чит илләрдән килүчеләр түгел, ә күрше төбәкләрдән килүче кунаклар тәшкил итә.

Россиягә футболга Германия белән Португалиягә караганда Мексика белән Чилидан күп җанатарлар килгән.

Спорт җанатарлары Казанда гади туристларга караганда күбрәк акча тота, чөнки алар булган учреждениеләрнең дәрәҗәсе югарырак. Гади туристлар тыгыз экскурсия программасыннан соң, кичен кунакханәгә кайтып ял итәләр, ә спорт җанатарлары киресенчә, кич белән шәһәргә чыгалар һәм таң атканда гына кунакханәгә кайталар.

Матч узган көннәрдә Казанда кунакханәләр 100% тулы була, ә калган көннәрдә 75% кына.

Узган халыкара ярышларда туристлар рестораннарда милли ризыклар булмавына зарланганнар. Быел күпчелек рестораннарда татар милли ризыклары да тәкъдим ителә.

Туристларны мәгълүмати чатырларда каршы алалар. Аларда 15нән 19 июньгә кадәр 8 мең кеше булган. Россия туристларыннан тыш, волонтерлар Мексика, Португалия, Англия, Австралия, Тайвань, Испания, Колумбия, Израиль, Финляндия, Кытай, Словения, Украина, Япония, Сингапурдан килгән туристларга ярдәм иттеләр. Шулай ук экскурсияләргә җибәрү дә оештырылган – рейслар саны 40%ка арткан.

Футбол җанатарлары мәдәният һәм сәнгатьтән ерак булуга карамастан, Казан хакимияте аларны да мәдәнияткә якынайтырга тырышты. Бер генә театр, музей да җәйгә ябылмады, ә киресенчә программаларын киңәйттеләр.

Актив ял яратучылар өчен дә махсус программалар эшләнгән. Аларның бәяләре 1700 сумнан башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International