Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты

2017 елның 23 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев җитәкчелегендәге Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты.   

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Алмазбәк Атамбаев Россиягә эш сәфәре кыла.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Алмазбәк Атамбаев икътисадта, мәдәнияттә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук машина төзелеше, авиатөзелеш, химия җитештерүе һәм ягулык-энергетика өлкәсендә үзара багланышларның аспектлары турында фикер алыштылар. Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән медицина һәм сәламәтлек саклау, туризм һәм мәгариф тә аталды.

«Бу очрашу безнең өчен – олы вакыйга. Кызганычка каршы, хәзер без бу  потенциалны тулысынча кулланмыйбыз әле. Безгә икътисад өлкәсендә сәүдә хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яклар Кыргызстан Республикасының юллар салу һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен «КАМАЗ» ГАҖ, «АлАЗ ҖБ» ГАҖ җитештерүләре техникасын һәм җайланмаларын, шулай ук вертолетлар һәм аларга запас частьләрне Кыргызстанга китереп тору перспективалары турында фикер алыштылар.   

Алмазбәк Атамбаев билгеләп үткәнчә, бу очрашуга ул зур өметләр баглаган. Ул хәбәр иткәнчә, бу аның Татарстанга беренче визиты. «Мин чын күңелдән әйтә алам: кыргызлар белән татарлар тугандаш халыклар булу белән бергә,  мине Татарстан белән хатынымның татар булуы да бәйли. Минемчә, бу бик өметле визит», – диде Алмазбәк Атамбаев.

Кыргызстанга Татарстан продукциясен китереп торырга җыеналар, бу –төрле типтагы автошиналар, техник углерод, лак-буяу продукциясе. Ягулык-энергетика өлкәсендә предприятиеләрнең төзелештә һәм электр энергетикасы объектларын модернизацияләүдә, пар-газ җайланмалары нигезендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш җитештерүдә заманча югары технологияләрне кертүдә катнашуларын оештыру күз алдында тотыла.

«Республикаларыбызда булган потенциалны без әле тулысынча кулланмыйбыз. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне көчәйтергә кирәк, без халыкларыбызны якынайтырга тиешле бик күп мәсьәләләр турында фикер алыштык. Кыргызстанда яшәүче кар барсын популяциясен арттыру мөһим дип саныйбыз без. Без Татарстанда кар барсларын үрчетү питомнигы корырга ниятлибез», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев билгеләп үткәнчә, Татарстаннның «Электрон хөкүмәт» һәм «Имин шәһәр» проектлары Россиядә иң яхшылардан дип танылган. «Без, белгечләребезне җибәреп,  монда аларның мәгълүмат технологияләре өлкәсендә стажировка алуларын телибез. Без сезнең ярдәмгә өметләнәбез», – диде Алмазбәк Атамбаев.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, Татарстанда ИТ-белгечләре Иннополис Университетында әзерлиләр, укулар инглиз телендә алып барыла.   

Очрашу барышында Кыргызстан Республикасы Президенты шулай ук «Казан – Иссык-Күл – Казан» һава юлларын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.  

Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов исеменнән Кыргызстан Республикасы делегациясе хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Аннары Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев җитәкчелегендәге Кыргызстан Республикасы делегациясе С. Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында (Казан) Кыргызстан сәнгать осталары концертын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International